Т О Й Г Е Л Д Е

               урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 Мәктәптән соңгы хәбәрләр

 

10.02.2011

Район буенча юл хәрәкәте иминлеге буенча үткәрелгән семинарда мәктәбебезнең Габделхакова Альмира Габделхаковна җитәкләгән укучылар театры чыгыш ясады. Алар куйган “Өзелмәгән өмет” спектакле һәр тамашачы күңелендә кайтаваз тапты.

 Февраль

Мәктәбебездә оештыручы педагог булып эшләүче Альмира Габделхаковна “Наставник года 2010” конкурсының район этабында 1нче турда җиңү яулап, 2 нче турга үтте. Без аңа 2 нче турда да уңышлар телибез.

08.02.2011

“Йолдызлык-2011” фестевалендә уңышлы чыгыш ясап 9 класс укучысы Ганиева  Рәйлә һәм 7 класс укучысы Сабитова Рәйлә диплом белән бүләкләнделәр. Кызларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Район күләмендә үткәрелгән сәнгатьле сөйләм конкурсында  5нче класс укучысы Хәлимова Гөльяз “Проза” номинациясендә I урынны яулады. Ул Мөслим муниципаль районының белем бирү отделының грамотасы белән бүләкләнде. Гөльязны уңышлы чыгыш ясавы белән чын күңелдән котлыйбыз.

04.02.2011

Төрле уеннар, концерт номерлары белән баетылган  Студентлар белән очрашу кичәсе оештырылды. Кичә барышында өлкән класс укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, студент тормышы турында күп кенә мәгълүмат тупладылар.

02.02.2011

Мәктәп күләмендә “Искиткеч вожатый” конкурсы үткәрелде. Вожатый кызларыбыз төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә Харисова Равилә иң күп балл җыеп җиңү яулады.  

Январь

Информатика укытучысы Габдуллина Сәкинә Җәүдәтовнаның 6 класс укучысы Минһаҗов Ильяс һәм педагог-оештыручы Габделхакова Альмира ярдәме белән ясаган видеоролигы “Волонтерның бер көне” конкурсының  район турында  беренче урынны яулады. Без аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз.

20.01.2011

Районның “Яшь Кулибиннар” конкурсында катнашып Ильясов Наил Локманович җитәкләгән “Яшь техник” түгәрәге члены 9 класс  укучысы Баһауов Сиреньнең эше 3 нче урынга лаек булды.

18.01.2011

Ата-аналар университеты үткәрелде. Каралган көн тәртибе буенча ата-аналар комитетының яңа составы сайланды. Җыелышта катнашкан 82 ата-ана бертавыштан түбәндәге иптәшләргә ышанычларын белдереп, тавыш бирделәр:

1.Каюмов Фирдәвес.

2. Әхмәдишина Саимә.

3. Гыйльфанова Илгизә.

4. Каримов Фәрхәт

4  Нәбиуллин Айрат.

5. Каюмов Сәел.

6. Маннанов Фирдәвес.

7. Газимова Венера.

9. Вәлиәхмәтов Алмаз.

10. Сабирова Гөлчәчәк.

11. Минһаҗев Рамил.

12.Солтанов Мосавир.

13. Галиев Фирдәвес.

14. Зиннуров Айдар.

Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә балаларны тәрбияләү өлкәсендә ата-аналар һәм мәктәп арасында тыгыз элемтә булдырып, нәтиҗәле эш алып баруга зур өлеш кертерләр дип ышанып калабыз.

Ноябрь

2010 ел

Мәктәпнең икенче сайты эшләнә башлады. Аның адресы: http://toigilde.narod2.ru

 

 1   3  4   5   6  7   8   9_

Файдалы сылтамалар:

 

 Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Эш тәҗрибәсе

Тәрбия эше

Туган як музее

Безнекеләр

Әти-әниләргә

Спорт

Кунакханә

Фотоальбом

2

 

Безнең адрес:

423974, Татарстан Республикасы, Мөслим    районы  Тойгелде авылы  

Үзәк урам    9 йорт

E-mail: sstoy.mus@edu.tatar.ru

Тел: 8 (85556) 3-46-15

 

 

счетчик бесплатно

 

статистика посещений

 

 

 

Яңалыклар  Мәктәп тарихы  Авыл тарихы  Укытучылар Эш тәҗрибәсе  Тәрбия эше  

            Туган як музее   Безнекеләр Әти-әниләргә   Спорт Кунакханә Фотоальбом   Классташ             

Hosted by uCoz