Т О Й Г Е Л Д Е

               урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 Мәктәптән соңгы хәбәрләр

25.08.2009

Безнең мәктәптә татар теле, рус теле, тарих, физика, география, инглиз теле, химия, биология һәм информатика фәннәреннән район методик оешмаларының секция утырышлары булды.

29.05.2009 

  Мәктәптә балаларны яклау көненә багышланган чара үткәрелде. Бу чарада 1-8,10 нчы класс укучылары катнашты. Укучылар бу көнне үзләрен яклаучы законнар, үзләренең хокуклары белән тагын бер кат таныштылар. Күңелле сабантуйда җырлап-биеп, халкыбызның традицион сабантуй уеннарын уйнап күңел ачтылар.

18.05.2009

  7 нче класс укучысы Габделхаков Ленар “Шәҗәрә төзи беләсеңме?” республика конкурсында катнашып.,  6-8 нче класслар арасында җиңүче булды. Ленар ТР мәгариф министры һәм “Мәгариф” журналының дипломы һәм истәлекле бүләк  белән бүләкләнде,

8.05.2009

  Мәктәптә сугыш ветераны Бикмөхәммәт бабай һәм тыл ветераны Бәхтәгәрәева Флера апа белән очрашу булды.

28.04.2009

   "Габдулла Тукай - татар халкының бөек шәхесе" дип исемләнгән кичә үтте. Кичәне татар теле укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы җитәкчелегендә 10 һәм 11 класс укучылары әзерләде.

24.04.2009 

     Район күләмендә Габдулла Тукайның "Туган тел" шигыренә 100 ел тулуга багышлап үткәрелгән бәйрәмдә 9 класс укучысы Сабитова Алсу "Тукай җырын иң яхшы башкаручы" номинациясендә җиңүче булды 

24.04.2009 

Район хакимияте шигырь язучы 7 класс укучысы Габделхакова Язиләне "Зөлфәт" клубы оешуга 1 ел тулу уңаеннан  3 мең сум күләмендә премия белән бүләкләде. Зөлфәтнең тормыш иптәше Фирая ханым Язиләгә  Зөлфәтнең китапларын бүләк итте.

23.04.2009

Мәктәптә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигырь бәйрәме үтте. Кичәдә 5-8 класс укучылары актив катнаштылар.

22.04.2009.

Рус теленән 4 класс укучылары арасында үткәрелгән район олимпиадасында безнең мәктәп укучылары Минһаҗев Ильяс 1 урын, Нәбиуллин Рәзил 4 урын алдылар.  Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез!

22.04.2009.

Мәктәп сайты Интернетка урнаштырылды.

15.04.2009

Мәгариф бүлеге тарафыннан мәктәптә фәннәр укытуның торышы тикшерелде.

 

 

Файдалы сылтамалар:

 

 Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Эш тәҗрибәсе

Тәрбия эше

Туган як музее

Безнекеләр

Әти-әниләргә

Спорт

Кунакханә

Фотоальбом

2

 

Безнең адрес:

423974, Татарстан Республикасы, Мөслим    районы  Тойгелде авылы  

Үзәк урам    9 йорт

E-mail: sstoy.mus@edu.tatar.ru

Тел: 8 (85556) 3-46-15

 

 

счетчик бесплатно

 

статистика посещений

 

 

 

Яңалыклар  Мәктәп тарихы  Авыл тарихы  Укытучылар Эш тәҗрибәсе  Тәрбия эше  

            Туган як музее   Безнекеләр Әти-әниләргә   Спорт Кунакханә Фотоальбом   Классташ             

Hosted by uCoz