Т О Й Г Е Л Д Е

               урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 Мәктәптән соңгы хәбәрләр

26.02.2010

Патриотик тәрбия бирү айлыгын йомгаклап, өлкән класс укучылары һәм Мөслим училищесында укуларын дәвам итүче авылдаш егетләребез арасында “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе уздырылды. Аны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Смелов Рөстәм Робертович спорт төрләре, хәрби әзерлек элементлары һәм иҗади биремнәрне аралаштырып төзеп, зур осталык белән оештырып алып барды. 10 катнашучы арасыннан Фархетдинов Айрат, Низамов Алмаз һәм Нуриев Азат җиңүчеләр булып калдылар.

25.02.2010

Бүгенге көндә Армия сафларында хезмәт итүче Айнур Хаҗиевның әтисе Айрат Рәүф улы белән очрашу оештырылды. Ул Диңгез флотында хезмәт иткән елларының истәлекләре белән уртаклашты, егетләргә киңәшләр бирде. Очрашу барышында Айнурның ничек хәрби хезмәт үтүе турында төшерелгән видио материал да каралды.

22.02.2010

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан физкультура укытучысы Ильясов Наил һәм ТИН укытучысы Смелов Рөстәм тарафыннан мәктәп күләм “Аҗаган” уены үткәрелде. Укучылар өч командага тупланып, спорт бәйгеләрендә көч сынаштылар.Уен бик җанлы үтте.

20.02.2010

Патриотик тәрбия бирү максатында Армия сафларында хезәфигуллин, Руслан һәм Илнар Шәйхетдиновлар белән очрашу оештырылды. Алар хәрби хезмәт истәлекләре белән уртаклаштылар, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр

 1   3

Файдалы сылтамалар:

 

 Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Эш тәҗрибәсе

Тәрбия эше

Туган як музее

Безнекеләр

Әти-әниләргә

Спорт

Кунакханә

Фотоальбом

2

 

Безнең адрес:

423974, Татарстан Республикасы, Мөслим    районы  Тойгелде авылы  

Үзәк урам    9 йорт

E-mail: sstoy.mus@edu.tatar.ru

Тел: 8 (85556) 3-46-15

 

 

счетчик бесплатно

 

статистика посещений

 

 

 

Яңалыклар  Мәктәп тарихы  Авыл тарихы  Укытучылар Эш тәҗрибәсе  Тәрбия эше  

            Туган як музее   Безнекеләр Әти-әниләргә   Спорт Кунакханә Фотоальбом   Классташ             

Hosted by uCoz