Т О Й Г Е Л Д Е

               урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 Мәктәптән соңгы хәбәрләр

14.10.2010

Соңгы елларда һава торышының уңай булмавын истә тотып, киләсе елда мулрак уңыш алу нияте белән мәктәп яны бакчасында көздән үк планлы эш башланды. Киләсе елда нинди культура, күпме күләмдә утырту кирәклеге ачыкланды. Яшелчә үстереләчәк бакча тәртипкә китерелеп, сөрелеп куелды. Бу эштә ярдәм иткән Шакиров Дамирга дирекция үзенең  зур рәхмәтен җиткерде.  

 13.10.2010.

 

Башлангыч класс укучыларының “Уңыш бәйрәме” узды. Бу чараны класс җитәкчеләре   Минһаҗева Гөлнара  белән берлектә 4 класс укучылары матур һәм эчтәлекле итеп оештырганнар иде. Бәйрәм барышында һәр бала үзенең сәләтен күрсәтте һәм тиешле татлы бүләген алды, ә бәйрәм ахырында рәсем һәм композицияләр ясау буенча алдан үткәрелгән конкурсларга нәтиҗә ясалып, катнашкан һәр бала бүләкләнде.

6.10.2010.

 

 

Башлангыч класс укытучылары өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан кичә оештырдылар. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә котлау сүзләре балаларның концерт номерлары белән үрелеп барды.

Өлкәннәрнең күңеленә аеруча хуш килгәне кайчандыр үзләре белем биргән укучылары шәхси эшмәкәр Сәел Каюмов һәм авылның шәфкать туташы Гөлгенә Минһаҗеваларның җылы котлау сүзләре һәм иһластан тапшырган бүләкләре булды.

Соңрак бәйрәм мул чәй өстәле артында җыр укытучысы Хафизова Фәния әзерләгән күңелле җырлы уен белән дәвам итте.

Ветеран укытучылар күңелле бәйрәм өчен мәктәп дирекциясе һәм укытучыларга да, гармун моңы белән куандырганы өчен баянистыбыз Расил Гайнуллинга да зур рәхмәтләрен белдерделәр.

1-5.10.2010

Мәктәпнең волонтерлары “Укытучыны котла” акциясендә катнаштылар. Алар халыктан котлау открыткалары җыеп, күптәнге укучыларының матур теләкләрен укытучыларга җиткерделәр.

4.10.2010.

Мәктәпнең варислар оешмасы укытучыларны котлап, дәресләр башланыр алдыннан чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Аларга матур теләкләр җиткерделәр.

12.08.2010

Мәктәбебездә район мәгариф бүлегенең яңа уку елына әзерлекне тикшерү комиссиясе булды.

Июнь ае

Укучылар мәктәп яны лагерында ял иттеләр.

24.06.2010

17 укучы төп мәктәпне,  11 укучы  урта мәктәпне тәмамлаулары турында аттестатлар алдылар.

31.05.2010

Быелгы уку елында мәктәпне 129 укучы тәмамлады. Бүгенге көннәрдә чыгарылыш класс укучылары төрле фәннәрдән имтиханнар бирәләр.

 1   3  4

Файдалы сылтамалар:

 

 Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Эш тәҗрибәсе

Тәрбия эше

Туган як музее

Безнекеләр

Әти-әниләргә

Спорт

Кунакханә

Фотоальбом

2

 

Безнең адрес:

423974, Татарстан Республикасы, Мөслим    районы  Тойгелде авылы  

Үзәк урам    9 йорт

E-mail: sstoy.mus@edu.tatar.ru

Тел: 8 (85556) 3-46-15

 

 

счетчик бесплатно

 

статистика посещений

 

 

 

Яңалыклар  Мәктәп тарихы  Авыл тарихы  Укытучылар Эш тәҗрибәсе  Тәрбия эше  

            Туган як музее   Безнекеләр Әти-әниләргә   Спорт Кунакханә Фотоальбом   Классташ             

Hosted by uCoz