Т О Й Г Е Л Д Е

               урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 Мәктәптән соңгы хәбәрләр

29.10.10.

5-11  классларның “Көзге бал” кичәсе уздырылды. Ул 5-7 класслар өчен аерым отрядлар ярышы формасында оештырылды. Укучылар “Көзге мизгелләр” дип аталган плакат ясау һәм “Көзге фантазия” исеме астында композицияләр конкурсларында катнашып, күңелле концерт чыгышы әзерләп үзләренең отрядлары өчен баллар җыйдылар. Иң күп балл җыеп ярышта 7 классның “Дуслык” отряды беренче урынны яулады. 5 һәм 6 класслар тигез очколар туплап 2 урынны алдылар.

Өлкән класс укучылары үзләренә җырлы – биюле, мавыктыргыч уеннар белән баетылган кичә оештырып, бәйрәм иттеләр.

25-30. 10.2010

9-11 класс укучылары математика һәм рус теле фәннәре буенча “сынап карау БДИ” тапшырдылар. Имтихан тотучыларның уңай бәяләрлек очколар җыючылары күп булуы шатландыра, ә менә кайбер укучыларның бик аз биремнәргә дөрес җавап бирүләре алда әле бик тырышып һәм ныклап укырга кирәклеген искәртә.

28.10.10.

Башлангыч класслар белән бәйрәм оештырылды. Бәйрәмнең төп максаты 2 класс укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү иде. Берничә ел буена балалар белән эшләп шактый тәҗрибә туплаган вожатыйларыбыз 9 класс укучылары Гилязева Гөлгенә һәм Галиева Рәмилә кечкенә дусларына кызыклы һәм мавыктыргыч сынаулар әзерләгәннәр иде. Икенче класслар үзләре дә биюгә, җырга, нәфис сүзгә оста икәнлекләрен күрсәттеләр

27.10.10.

“Опасность распространения в республике новых  видов психоактивных веществ” дигән тема буенча ата-аналар университеты булды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Давлетова Гөлназ Марсовна тирән эчтәлекле һәм һәркемгә аңлаешлы доклад белән чыгыш ясады. Җыелыш барышында составына психотроп мәтдәләр кергән препаратларның һәм даруларның ничек таратылуы һәм сатылуы, аларны куллану нинди кызганыч нәтиҗәләргә китерүе турында видиофильм дә күрсәтелде.

21.10.10

5 класс укучылары класс җитәкчеләре Ниаметдинова Әнисә Әнәсовна белән бергә класс бәйрәме оештырдылар. Халимова Гөльяз һәм Хаҗиева Айзирә төзегән сценарие буенча алып барылган әлеге чарада һәр баланың таланты ачырга мөмкинлек тудырылган иде. Укучылар үзләренең бик күп матур һәм файдалы һөнәрләргә сәләтле икәнлекләрен күрсәттеләр. “Бергәләп бәйрәм оештыру һәм үткәрү классны тагын да ныграк берләштерде, дуслаштырды,”- дип коллегалары белән сөенечен уртаклашты Әнисә Әнәсовна.

21. 10.2010.

 Башлангыч класс укучылары көзге табигатькә чыктылар. Сәяхәт барышында балалар, төбәгебезнең искиткеч гүзәллеген күрә белергә  өйрәнү белән беррәттән, авылыбызның атамалы урыннарының тарихы белән дә таныштылар. Табигатькә, әйләнә-тирәбезгә сакчыл карамауның ямьсез күренешләргә - пычрану һәм чүпләнүенә китерүен дә аңлап киттеләр. Сәяхәт ахырында, узган ел класс җитәкчеләре Габдуллина Сәкинә апалары тәкъдиме белән, 6 класс укучылары шефлыкка алган “Игенче” чишмәсенең  тәртипләнеп, чишмә яны матур ял итү урынына әверелүен күреп сөенделәр. 

19.10.2010.

Күп еллар бергә эшләү дәверендә коллективның да, укучыларның да бары тик хөрмәтләү һәм ярату хисләрен генә яулаган кадерле коллегабыз Гайнуллина Тәнзилә Фарук кызын лаеклы ялга озаттык. Һәркем күңеленә юл табып, көенечләребезгә көенә, сөенечләребезгә сөенә белүче, нинди эшкә тотынса да искиткеч осталык белән башкарып чыгучы, тормышчан киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итүче Тәнзилә Фаруковнаның гадәттәгечә “Как дела? “ дип укытучылар бүлмәсенә килеп керүен озак юксынырбыз әле без. Шунысы сөендерә, юбилее уңаеннан мәктәп коллективы өчен оештырган бәйрәмендә Тәнзилә Фаруковна безне онытып бетермәскә, мәктәпкә килгәләп торырга сүз бирде.

16.10.2010

Мәктәп территориясен тәртипкә китерү, чистарту буенча мәктәпкүләм өмә оештырылды. Һәр класс укучысы бу чарада актив катнашты. Коелган яфраклар, корган ботакларны җыеп түккәч, тырмалап, себереп куйгач, мәктәп тирәсе ялт итте.

 1   3  4   5   6

Файдалы сылтамалар:

 

 Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Эш тәҗрибәсе

Тәрбия эше

Туган як музее

Безнекеләр

Әти-әниләргә

Спорт

Кунакханә

Фотоальбом

2

 

Безнең адрес:

423974, Татарстан Республикасы, Мөслим    районы  Тойгелде авылы  

Үзәк урам    9 йорт

E-mail: sstoy.mus@edu.tatar.ru

Тел: 8 (85556) 3-46-15

 

 

счетчик бесплатно

 

статистика посещений

 

 

 

Яңалыклар  Мәктәп тарихы  Авыл тарихы  Укытучылар Эш тәҗрибәсе  Тәрбия эше  

            Туган як музее   Безнекеләр Әти-әниләргә   Спорт Кунакханә Фотоальбом   Классташ             

Hosted by uCoz