пре

                            Т О Й Г Е Л Д Е

               урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 Мәктәп музее төзелү тарихы 

   

1987 елга кадәр музей материаллары тарих кабинетында урнаштырыла. Анда Шәйхетдинов Яхъя Шәйхетдин улы җыйган материаллар туплана. 1987 елның сентябрь аеннан музей җитәкчесе итеп тарих укытучысы Габделхакова Илгизә Фоат кызы билгеләнә. Музей өчен бүлмә эзләү эше башлана. Башта хәзерге завучлар бүлмәсенә,  1990 елда иске контора бинасына күчерелә. Бу эшкә авылыбызның үткәненә, киләчәгенә битараф булмаган Габделхаков Радик, Идиятуллин Дамир, Гыйльфанов Марсельләр алына. Алар үз көчләре белән бүлмәне ремонтлап, музей ясарга булышалар. Иске конторада “Яшьләр үзәге“ ачылгач, музей кабат  мәктәп подвалындагы бер бүлмәгә  “күчеп” кайта.

2003 елда мәктәпнең 120 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенганда, коридорның бер өлеше бүлеп алына һәм музей кабаттан торгызыла. Мәктәп музеен торгызуда авылдашыбыз Нәбиуллин Айрат, рәсем укытучысы Хафизова Фәния, Минһаҗев Рамиль, Габделхаков Радиклар зур өлеш керттеләр.

1989 елның 31 мартында  җәмгыятькә файдалы зур эзләнү- тикшерү эшләре алып барган, кызыклы экспозицияләр булдырган  һәм укучыларны тәрбияләүдәге уңышлары өчен 117 нче номерлы  мәктәп музее исемен бирү турында таныклык тапшырыла.

Хәзерге вакытта музей 27м² мәйданны били. Экспонатлар һәм экспозицияләр  саны 1000 гә якын. Материаллар 8 бүлеккә урнаштырыла.

1 бүлек- Этнография

2 бүлек-Авыл тарихы

3 бүлек-Совхоз тарихы

4 бүлек-Авылдашлар Ватан сагында

5 бүлек-Совет чоры тарихы

6 бүлек-Мәчет тарихы

7 бүлек-Нумизматика

8 бүлек-Авыл өе күренеше.

Музей советы, эзләнү группасы, экскурсоводлар эшчәнлеге  оештырылды. Экскурсияләргә мәктәптә укучы 133 баланың һәрберсе тартыла.

Экскурсовод кызлар – Галиева Резеда (совхоз тарихы), Галиева Гөлзада (музей тарихы), Солтанова Айсылу (мәктәп тарихы), Низаметдинова Альбина (мәчет тарихы) эчтәлекле, күркәм чыгышлары белән һәркемне җәлеп итәләр. Һәр елны җыелышларга килгән ата-аналар, классташлар очрашуына килгән авылдашларыбыз музей белән танышалар. Үзләренең соклануларын, рәхмәтләрен әйтәләр.

  Мәктәп педагоглары һәрвакыт музей материалларнын кулланып дәресләр, тәрбия сәгатьләре үткәрәләр.

Мәсәлән, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Раушания  Фатих кызы район буенча үткәрелгән шигырь конкурсында Зөлфәтнең  “Ипи көрәге”  шигыре белән катнашып, үзебезнең музейда презентация әзәрләде.

Сәнгать укытучысы Хафизова Фәния Гыйльмулла кызы  халкыбызның декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре белән таныштыру дәресләрендә, милли темага натюрморт рәсемләгәндә мәктәп музеен алыштыргысыз хәзинә дип бәяли.

Россия һәм Татарстан тарихы дәреләрендә тарих укытучысы Габделхакова Илгизә Фоат кызы тарафыннан һәрбер стенд, һәрбер экспонат һәм экспозицияне отышлы файдалану укучыларда  үз тарихыңны аңлау һәм белергә тырышуга омтылыш тәрбияли.Ул  2009 елның 13 февралендә мәктәпкүләмендә “Дин тарихы” буенча 10 класста ачык дәрес күрсәтте һәм хаҗдан кайткан экспонатларны кулланды.

“Туган як” музеен баетуда авылыбызның хөрмәтле кешеләре Хәниф хаҗи Нәсифуллин,  Рәфкать  агай Кәримовлар зур өлеш керттеләр. Хәниф хаҗи “Мәчет тарих”ын язганда, шәҗәрә төзегәндә кирәкле мәгьлүматләр бирсә, Рәфкать агай авылыбыз-ның күренекле кешеләре турыдагы язмалары белән район газетасы аша  күпләргә таныш.

Авылыбыз журналисты Дамир Идиятуллин “Тойгелде мәктәбенә-120 ел”, “Тойгелде” дип исемләнгән китаплар чыгарды һәм бу эштә музей материалларын, күренешләрен кулланды.

2006-2007нче уку елында  Тойгелде урта мәктәбендә район күләмендә түгәрәкләр эшчәнлегенә багышланган семинар үткәрелде. Музейга экскурсия оештырылды  һәм “Шәҗәрәдә-авыл тарихы” исемле презентация күрсәтелде. 2007-2008 нче уку елынның октяберендә  безнең мәктәптә район тарих укытучыларының семинары узды. Укытучы Габдулхакова И. “Тарих дәресләрендә милли-төбәк компонентны куллану” темасына тәҗрибә уртаклашты. Экскурсовод укучылар музей белән таныштырды. “Шәҗәрәдә-авыл тарихы” исемле очрашу-кичә күрсәтелде.

Музейда укыту-тәрбия бирү максатыннан материалларның күплеге,иҗадилыгы,бүлмәнең эстетик зәвык белән бизәлеше үзенә җәлеп итә.

2008-2009 нчы уку елында музейда эзләнү  эшчәнлеге турында презентация ясап 7 класс укучысы Габделхаков Ленар район буенча 1 урынны алды,эше республикага җибәрелде.

Район буенча үткәрелгән музейлар буенча конкурста безнең мәктәп музее “Иң бай һәм эчтәлекле музей” номинациясендә җиңүче дип табылды һәм грамота белән бүләкләнде.

РФ нең Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министырлыгы ярдәмендә тарихи, мәгърифәтле “Ватан” хәйрия фонды фәнни-эзләнү эшләренә конкурс игълан итте. Бу конкурска безнең районнан мәктәптән тыш эшләр үзәгенең каршында эшләүче “Туган як” түгәрәгенә  йөрүче Тойгелде урта мәктәбенең 7 класс укучысы Ленар Габделхаковның эше җибәрелде.

Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, 13 республика, 19 өлкә, 6 автономияле округтан килгән 1500 эш арасыннан бик яхшы дип табылган 210 эшнең авторлары 2009 елның 26-17 мартында Казан шәһәрендә “Яшьләр елы”на багышланган  “Минем гаиләм тарихы - Ватанның күпгасырлы тарихы битләрендә” исемле IV Бөтенроссия гуманитар- агарту конференциясендә катнашты. Алар арасында Ленар да бар иде. Конференциядә уңышлы чыгыш ясаганы өчен Ленар Габделхаков  мәгарифне үстерү Федераль институтының дипломына, ә укытучысы Илгизә Габделхакова Мактау кәгазенә лаек булды.

Файдалы сылтамалар:

 

 

 Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Эш тәҗрибәсе

Тәрбия эше

Туган як музее

Безнекеләр

Әти-әниләргә

Спорт

Кунакханә

Фотоальбом

2

 

 

Безнең адрес:

423974, Татарстан Республикасы, Мөслим    районы  Тойгелде авылы  

Үзәк урам    9 йорт

E-mail: sstoy.mus@edu.tatar.ru

Тел: 8 (85556) 3-46-15

 

 

счетчик бесплатно

 

статистика посещений

 

 

 

 

 

 
                                             Яңалыклар  Мәктәп тарихы  Авыл тарихы  Укытучылар Эш тәҗрибәсе  Тәрбия эше  

            Туган як музее   Безнекеләр Әти-әниләргә   Спорт Кунакханә Фотоальбом   Классташ             

Hosted by uCoz