Т О Й Г Е Л Д Е

               урта гомуми белем бирү мәктәбе

   

Мөслим районы Тойгелде авылы.

 

Безнең авыл Мәллә елгасы буенда район үзәге Мөслимнән көнбатышка таба 14 км ераклыкта урнашкан. Төзек йортлар, каралтылар, ае күккә ашкан яңа мәчет – болар барысы да юлчыларның игътибарын үзенә тартмый калмыйлар. Бу күркәм авылның исеме урыслатып әйтсәк – Тойгелде, үзебезчә, татарча әйтсәк – Туйкилде.

Туйкилде авылына кагылышлы булган мәгълүматларның иң борынгысы патша Рәсәендә үткәрелгән ревизия материалларында табылган. 1762 елда, өченче ревизия үткәрелгәндә, Туйкилде авылы һәм анда яшәүче ир-атлар рәсми кәгазьләрдә теркәлә. Монда шулай ук аңа чаклы булган икенче ревизиядә (1748 ел) алынган мәгълүматларда, авылларда – 26, 1762 елда 29 типтәр һәм бабуллар яшәгәнен күрсәтә.

1988 елда авылда халык саны 688 җитә, ә 1997 елдагы мәгълүматлар буенча Тойгелдедә 780 татар яши.

Ул чорда Туйкилде авылы административ яктан Оренбург губернасының Өфә өязенә каралган өлешенә - Казан даругасындагы Табын волостенә кергән. Бу волостька кергән башка авыллар белән танышканда, Тамьян авылында яшәүчеләр исемендә Котлымәт һәм Сөяш Туйкильдиннар фамилиясе очрый. Беренчесенә 1748 елда 50 яшь, ул өченче ревизиягә чаклы вафат була. Икенчесе 1762 елда Тамьян авылы сотнигы дәрәҗәсендә хезмәт иткән.

Шулай итеп, 1762 елда Туйкильдин фамилиясен йөртүчеләрнең Сөяш исемлесе гади авылдашларыннан дәрәҗәсе белән аерылып торган. Дәрәҗәгә ирешкән кешенең җире башкаларныкыннан күбрәк булуы бәхәссез. Бу кешенең әтисе Туйкилде карт ХVII гасырның икенче яртысында хәзергә Туйкилде авылында яшәгән, яисә бу авыл урнашачак үз җиренә башкалары керткән. Ике очракта да авыл атамасының Туйкилде безнең чор өчен гадәти исем булмаса да, XVI-XVIII гасырларда да кешегә бу исемне кушу киң таралыш алган.

Халык риваяте исә биредә Чынгызхан яу чапкан дәверләрдә, чуашлар үтеп керүен сөйли. Авыл исеменең килеп чыгуын чувашлар икенче төрле аңлатканнар. Имеш, беренче йорт җиткергән картның 7 улы булган. Йортларны, уллары өйләнеп, килен төшергәч, сөенгән хуҗабикә "туй килде, туй килде" дип такмаклаган. Шуннан авыл Туйкилдегә әверелгән. Чуашча "Тойгелде" дигәннәр.

Тойгелде авылы китапханәсенең төзелү тарихына күз салыйк. Әйе, рәт-рәт тезелгән китаплар дәверләр катламы кебек! Монда вакыт йөрәге тибә. Илебез сугыштан соңгы җимерекләрне торгыза. Бер үк вакытта авылларыбызның да йөзе үзгәрә. Алар үсешкә, яңарышка йөз тоталар.

1953 нче елда Тойгелде авылында манарасы киселгән мәчетне клуб итеп оештыралар. Клубта ул вакытта 6 скамия, 3 куыксыз сукыр лампа була.

Авыл советы китап кибетенә китап алыр өчен акча күчерә. 880 гә якын китап алына.

1957 нче елда китапханә аерым бүлмәгә урнаша. Тойгелде авылы китапханәсе оеша. Китапханәгә бибколлектордан 30-35 әр китаптан торган китап посылкалары кайта башлый. Шулай ук  көндәлекләр, формулярлар, китапларны фонка туплап бару өчен инвентарь китаплары һ.б. кайта.

1973 нче елда яңа мәдәният йорты ачыла. Китапханә 46 кв. м лы бүлмәгә урнаша.

Бүгенгесе нөндә китапханә авылдагы иң абруйлы мәгълүмат, белем, мәдәният, тәрбия–аралашу үзәге.

Тойгелде авылы мәчете ХIХ гасырның архитектура үрнәге буларак  “Свод памятников истории и культуры” китабына кертелде. (Казань, 1999 ел, “МастерЛайн” китап нәшрияте 1999 ел, 284 бит)

Композитор Илгиз Закиров Камил Сәгъдәтшин сүзләренә Тойгелде авылына багышлап җыр язды.

Җырны беренче мәртәбә авыл халкы мәктәпнең 120 еллык юбилее көнне җырчы Габидулла Хөрмәтуллин һәм авылыбызда туып-үскән Гарифҗан Миннеханов  башкаруында ишетте.

 

Дөм каеннар иле.

Камил Сәгъдәтшин сүзләре.

Илгиз Закиров көе.

 

Тойгелде ул – дөм каеннар иле,

Өянкеләр иле, җыр иле

Мәллә суы, Каран аланнары

Сарсаз болыннары, кыр иле.

Олы юлда өянкеләр шавы                    

Тыңлыйсы бар әле тын калып

Яшисе бар, дуслар, туган якта

Ак уйларга гына уралып.

Бала чагым – ямьле Тойгелдедә,

Сарсаз буйларыннан башлана

Дөм каеннар төшләремә кереп

Кочагыма гүя ташлана.

 

Тойгелде ул – тоташ туйлар иле,

Үрмә гөлләр иле, җәй иле.

Дөм каеннар иле, өянкеләр иле,

Бәхетлеләр иле Тойгелде.

Файдалы сылтамалар:

 

 Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Эш тәҗрибәсе

Тәрбия эше

Туган як музее

Безнекеләр

Әти-әниләргә

Спорт

Кунакханә

Фотоальбом

2

 

 

Безнең адрес:

423974, Татарстан Республикасы, Мөслим    районы  Тойгелде авылы  

Үзәк урам    9 йорт

E-mail: sstoy.mus@edu.tatar.ru

Тел: 8 (85556) 3-46-15

 

счетчик бесплатно

 

статистика посещений

 

 

 

 

Яңалыклар  Мәктәп тарихы  Авыл тарихы  Укытучылар Эш тәҗрибәсе  Тәрбия эше  

            Туган як музее   Безнекеләр Әти-әниләргә   Спорт Кунакханә Фотоальбом   Классташ             

 

     
Hosted by uCoz