Т О Й Г Е Л Д Е

               урта гомуми белем бирү мәктәбе

           

 

 

Дәресләр тәмамлангач:

 

Ел саен халкыбызның традицияләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан чыгып “Сөмбелә”, “Нәүрүз”,  “Карга боткасы” бәйрәмнәре оештырабыз. Аеруча “Карга боткасы” бәйрәме бездә күңелле һәм зур чара итеп үткәрелә. Бу бәйрәмдә башлангыч класс укучыларыннан  тыш, мәдәният  хезмәткәрләре һәм авыл халкы да актив катнаша.

Балаларда халкыбызга хас булган мәрхәмәтлелек, игелеклелек сыйфатларын үстерүне  күздә тотып, шефлык, тимурчылык хәрәкәтен  киңрәк җәелдерү өстендә күп кенә эшләр башкарабыз.

Укучылар отрядларына беркетелгән өлкәннәрнең һәрдаим хәлләрен белеп, ярдәм итеп торалар.

Үзебез шефлыкка алган авылыбызның балалар бакчасына әкиятләр сәхнәләштереп һәм концерт номерлары әзерләп күрсәтәләр. Интернат мәктәпкә концерт номерлары әзерләп һәм матди ярдәм күрсәтәбез.

                 

Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлне  ел әйләнәсе тәртиптә тотуны да укучылар үзләренең изге бурычлары итеп саныйлар. Кыш көне тирә янын кардан чистарталар, җәйләрен чәчәкләр үстерәләр. Укучылар мемориал тактага исемнәре уелган авылдашлар белән кызыксынып, алар турында мәктәп музеенда сакланган мәгълүматлар белән танышып торалар. Бу балаларның патриотик аңнары үсүгә зур ярдәм итә.

Түгәрәкләр.

Балаларның сәләтләрен үстерү максатында безнең мәктәптә “Палитра” (җитәкчесе Хафизова Фәния), “Оста куллар” (җитәкчесе Гайнуллина Тәнзилә), “Эльф” (җитәкчесе Низаметдинова Әнисә), “Туган як” (җитәкчесе Габдулхакова Илгизә) һәм “Көрәш” (җитәкчесе Ильясов Наил) түгәрәкләре эшли һәм укучылар тулаем шул түгәрәкләргә тартылдылар. Һәр түгәрәк җитәкчесе алдан төзелгән план нигезендә балаларга осталык серләрен үзләштерергә ярдәм итә.

Файдалы сылтамалар:

 

 

 Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Эш тәҗрибәсе

Тәрбия эше

Туган як музее

Безнекеләр

Әти-әниләргә

Спорт

Кунакханә

Фотоальбом

2

 

 

Безнең адрес:

423974, Татарстан Республикасы, Мөслим    районы  Тойгелде авылы  

Үзәк урам    9 йорт

E-mail: sstoy.mus@edu.tatar.ru

Тел: 8 (85556) 3-46-15

 

 

счетчик бесплатно

 

статистика посещений

 

                                    Яңалыклар  Мәктәп тарихы  Авыл тарихы  Укытучылар Эш тәҗрибәсе  Тәрбия эше  

            Туган як музее   Безнекеләр Әти-әниләргә   Спорт Кунакханә Фотоальбом   Классташ             

Hosted by uCoz