Т О Й Г Е Л Д Е

               урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 Мәктәптән соңгы хәбәрләр

26.12.2010

Мәктәптә Яңа  2011 нче елны каршы алуга әзерлек бара.

28 декабрь конне 15 сәгатьтә 6-11 класс укучылары өчен,

29 декабрь көнне 9 сәгатьтә  1-5 класс укучылары  өчен "Чыршы бәйрәм"нәре булачак.  Сезне дә кунакка көтеп калабыз.

"Чыршы бәйрәм"енә һәм кышкы каникуллар вакытына саклык чаралары буенча боерык.

Ноябрь 2010 ел

Мәктәпнең икенче сайты эшләнә башлады. Аның адресы: http://toigilde.narod2.ru

Ноябрь

Укучыларыбыз район күләмендә үткәрелүче фән олимпиадаларында да актив катнашып киләләр. Ирешелгән уңышларыбыз да бар. 10 нчы класс укучысы Галиева Резеда биология буенча 3 нче урынны алды. Бәйгеләр әле дәвам итә. Яхшы эшләре белән сөендерүче укучыларыбыз тагын да булыр дип ышанабыз.

25.11.2010.

 Башлангыч класслар зурлап һәм ныклы әзерлек белән “Әниләр бәйрәме” оештырдылар. Бәйрәмгә килгән әниләр һәркайсы үзенең баласының бүләк һәм котлауларын гына кабул итеп калмыйча, үзләре дә, концерт номерлары белән үрелеп барган кызыклы уеннарда катнаштылар. Килгән кунаклар шундый бәйрәм оештырганнары өчен класс җитәкчеләре Хәлимова Рәмилә, Ильясова Энҗе, Насырова Рүзилә Һәм Минһаҗева Гөлнараларга зур рәхмәтләрен әйтеп, таралыштылар.

22.11.2010

Мәктәпнең театр түгәрәгендә өстәмә белем алучы 8 класс укучылары Харисова Рәвилә, Фәйзуллина Нурания, Нәсифуллина Айсылу, Дәүләтова Айгөл, Садыков Рөстәм, Гайфуллин Илдар “Өзелмәгән өмет” спектакле белән “Сәламәтлек театры” конкурсында катнаштылар. Аларга әбиләр рольләрен искиткеч оста итеп башкарып, Халимова Гүзәл һәм Баһауетдинова Луиза апалары да ярдәм иттеләр. Жюри коллективның чыгышын уңай бәяләде. Бигрәк тә төп герой ролен башкарган Рәвиләнең уйнавы алар күңеленә хуш килде.

16.11.2010

Гает бәйрәме уңаеннан Гыйләҗевләр гаиләсе мәктәпкә багышлап корбан чалдырдылар. Корбан ите белән сыйланган барлык укучылар һәм мәктәп коллективы бу изге эшләре өчен  Идрис һәм Дусия Гыйләҗевләргә зур рәхмәтләрен җиткерәләр. Аларга сау-сәламәт булып, кайгы–хәсрәтсез мул тормышта озын гомер кичерүләрен, гаилә иминлеге телибез.

 1   3  4   5   6  7

Файдалы сылтамалар:

 

 Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Эш тәҗрибәсе

Тәрбия эше

Туган як музее

Безнекеләр

Әти-әниләргә

Спорт

Кунакханә

Фотоальбом

2

 

Безнең адрес:

423974, Татарстан Республикасы, Мөслим    районы  Тойгелде авылы  

Үзәк урам    9 йорт

E-mail: sstoy.mus@edu.tatar.ru

Тел: 8 (85556) 3-46-15

 

 

счетчик бесплатно

 

статистика посещений

 

 

 

Яңалыклар  Мәктәп тарихы  Авыл тарихы  Укытучылар Эш тәҗрибәсе  Тәрбия эше  

            Туган як музее   Безнекеләр Әти-әниләргә   Спорт Кунакханә Фотоальбом   Классташ             

Hosted by uCoz