Т О Й Г Е Л Д Е

               урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 Безнең мәктәпнең хәзерге һәм элеккеге укучылары:

Шәйдуллин Хәсән Мөхәммәтша улы

 

 

Аның турында тулырак

         

 

Гыйльфанов Рөстәм Марсель улы

Тойгелде урта мәктәбен 2003 нче елда тәмамлый. Хәзерге вакытта Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультетында укый. “Җырлыйк әле” тапшыруында 4 тапкыр катнашып призлар ала.

2006 елда Татар Дәүләт филармониясе каршындагы Татарстаннның халык артисты Айдар Фәизрахманов җитәкчелегендәге “Татарстан республикасының фалькор музыкасы дәүләт ансамбленә” эшкә чакырыла. Коллектив белән инде берничә чит илгә барып чыгыш ясарга да өлгерә.

“Мин бит сине сөям күптән” исеме белән дискы сатуга чыкты.

Рөстәм башкаруында кайбер җырлар:

Сөю китте (тыңларга)

Мин бит сине сөям күптән (тыңларга)

 Кошлар тынды (тыңларга).

Аның турында тулырак

 

Габделхакова Алия Раиф кызы.

Алия  Мөслим районының Тойгелде авылында туган.

Алиянең беренче уңышы “Көмеш кыңгырау” газетасының “Иң-иң-иң” конкурсының 12 нче турында катнашып, 3 нче урынны алуы була.

2003 елда исә аның язмалары “Татарстан яшьләре” газетасы һәм “Сөембикә” журналында басылып чыгалар.

Габделхакова инде зур күләмле хикәяләр дә иҗат итә башлый. 2004 нче ел ахырында шундый әсәренең берсе - “Сайлау мөмкинлеге” хикәясе “Ялкын” журналы битләрендә дөнья күрә.

Әлеге уңышлар Алияне тагын да канатландырып җибәрәләр. Ул үзенең “Тарту көче” исемле хикәясен “Казан утлары” журналына юллый.

Мөслим һөнәри училищесында ул өч ел буена пешекче һөнәрен үзләштерә, урта белем ала. Училищены 2007 елда Кызыл диплом белән тәмамлый. Шул ук елны Чаллы педагогия институтының филология бүлегенә укырга керә.

Алия  яза, иҗат итә. 2008 елның март аенда аның тагын бер яңа әсәре - “Фәрештәләр” дип аталган фантастик хикәясе “Ялкын” журналында басылып чыга

Аның турында тулырак

          

Вәлиев Булат  Зиннур улы.

Казанның меңеллык юбилее белән бәйләп, башкалабызда бил көрәше буенча дөнья чемпионаты уздырылды.    Бу ярышларда 42 илнең иң көчле көрәшчеләре чыгыш ясадылар. Келәмдә үз үлчәвендә Булат Вәлиев дөнья чемпионы исемен яулады. 

Аның турында тулырак

 

 

Файдалы сылтамалар:

 

 

 Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Эш тәҗрибәсе

Тәрбия эше

Туган як музее

Безнекеләр

Әти-әниләргә

Спорт

Кунакханә

Фотоальбом

2

 

 

Безнең адрес:

423974, Татарстан Республикасы, Мөслим    районы  Тойгелде авылы  

Үзәк урам    9 йорт

E-mail: sstoy.mus@edu.tatar.ru

Тел: 8 (85556) 3-46-15

 

 

счетчик бесплатно

 

статистика посещений

 

 

 

Яңалыклар  Мәктәп тарихы  Авыл тарихы  Укытучылар Эш тәҗрибәсе  Тәрбия эше  

            Туган як музее   Безнекеләр Әти-әниләргә   Спорт Кунакханә Фотоальбом   Классташ             

Hosted by uCoz