11.01.2011 |
9 һәм 11 класс укучылары
математика фәне буенча сынап карау БДИ биреп карадылар. |
29.12.2010 12.01.2011 |
Беренче яртыеллыкны тамамлап
мәктәптә гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре үтте һәм укучылар өчен көтеп
алган каникуллар башланды. Каникул вакытында мәктәптә төрле
чаралар үткәрелде, түгәрәкләр дә эшләде. Мәктәпнең спортзалында
9-11нче класслар өчен баскетбол ярышы үткәрелде. |
26.12.2010 |
Мәктәптә Яңа 2011 нче елны каршы алуга әзерлек бара.
28
декабрь конне 15 сәгатьтә 6-11 класс укучылары өчен,
29
декабрь көнне 9 сәгатьтә 1-5 класс укучылары өчен
"Яңа ел" бәйрәмнәре булачак. Сезне дә кунакка көтеп
калабыз.
"Яңа ел" бәйрәменә һәм кышкы каникуллар вакытына саклык чаралары
буенча боерык. |
Ноябрь
2010 ел |
Мәктәпнең икенче сайты эшләнә башлады. Аның
адресы:
http://toigilde.narod2.ru |
15.12.2010 |
Михайловка мәктәбе директоры Галина Викторовна
күзәтчелеге астында 4 класс укучылары үз гомерләрендә беренче
тапкыр математика һәм рус теле фәннәре буенча БДИ эшләре
эшләделәр. |
09.12.2010 |
“Методы и приемы обучения способствующие
положительной мотивации к обучению и повышению качества знаний
учащихся.” темасы буенча башлангыч класс укытучылары өчен РМО
уздырылды. |
01. 12.2010 |
Әниләр көне уңаеннан авыл
мәдәният йортында бәйрәм кичәсе оештырылды. Кичәнең беренче
өлешендә концерт номерлары һәм икенче өлешендә театр түгәрәгендә
йөрүче укучылар катнашында “Өзелмәгән өмет” спектакльле
куелды. Бәйрәмгә килгән әниләр балаларның чыгышларыннан бик
канәгать калдылар. |
01. 12.2010
|
Фотбол көне уңаеннан мәктәпкүләм үткәрелгән
чаралар арасында иң массакүләм үткәне класс командалары арасында
минифутбол буенча ярышлар булды. Бу ярышларда башлангыч класс
укучылары арасында 2 класс, 5-8 класслар арасында 7 классһәм
9-11 класслар арасында 9 класс командалары җиңеп чыкты. Барлык
катнашкан укучыларга да истәлек значоклары һәм календарьлар
тапшырылды. Җиңү яулаган командаларга грамоталар бирелде. |
27.11.2010 |
7 нче районкүләм спартакиадада татарча көрәш
буенча ярышта катнашып безнең мәктәп командасы яшьләр һәм спорт
буенча район бүлегенең 3 нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.
|