Т О Й Г Е Л Д Е

               урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 Мәктәптән соңгы хәбәрләр

20.11 "Говорим и поем по английски"  республика конкурсының район турында 9 класс укучысы Каюмова Айсылу "Җыр" номинациясендә 1 урын алды.
19.11

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан класс сәгатьләрендә әңгәмәләр үткәрелде.

Мөслим үзәк больницасы врачлары  9-11 класс укучыларына чираттагы тикшерү үткәрде.

16.11 Мәктәптә укулар башланды. Без гриппка бирешмибез!

28.10

Мәктәптә “Закон кайда туа?” дигән темага парламент укулары үтте. Анда Тойгелде авыл җирлеге депутаты Зырина Мәдинә Хәмитовна катнашты. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

27.10

Уфа филормониясеннән башкорт халкының атказанган артисты Нурислам Яхин концерты булды. Укучылар һәм укытучылар җырчының чыгышларын бик җылы кабул иттеләр.

15.10

Мәктәп бинасында гарәп графикасын һәм  ислам  дине нигезләрен өйрәнү буенча  Мөнир хәзрәт дәресләр бирә башлады. Бу изге чараны оештыру да авылдашыбыз Идиятуллин Дамир башлап йөри. Бүген төрле яшьтәге  25 бала беренче дәресне алдылар.

17.10

6 һәм 7 класс укучылары мәктәп яны мәйданың чистарту, тәртипкә китерү буенча өмәдә катнаштылар. Алар чәчәклекләрне чистарттылар, коелган яфракларны җыйдылар. Бу көнне 8 класс укучылары класс җитәкчеләре Габделхакова Илгизә Фоатовна белән берлектә авыл зиратын тәртипкә китерү өмәсендә катнаштылар. Авыл картлары аларның эшләреннән канәгать калып укучыларның үзләренә дә, мәктәп коллективына да рәхмәтләрен җиткергәннәр.

Районда җиңел отлетика буенча җәйге сезонны ябу ярышларында безнең мәктәп командасы 9 еллык мәктәпләр арасында уздырылган эстафетада 3 урынны, Каюмова Айсылу ераклыкка кече туп ату буенча 3 нче урынны яулады.

16.10

Өлкән класс укучыларының “ Көзге бал” кичәсе булды. Бу кичәне оештыруны 11 класс укучылары үз өсләренә алганнар иде. Алар класс җитәкчеләре Низаметдинова Әнисә Әнәсовна белән берлектә бу эшне һәрвакыттагыча җиренә җиткереп, югары дәрәҗәдә осталык белән башкардылар. Бәйрәмдә җыр , бию, җор сүз конкурслары төрле кызыклы уеннар белән бәйләп алып барылды.

9.10.09.

 10.10.09.

1. Өлкәннәр көне декадасы кысасында: “Әбием һәм бабам: мин сезне бик яратам” исеме астында үткәрелгән рәсем, шигырь һәм инша конкурсларына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр бүләкләнде.

2. Мөслимдәге  картлар һәм инвалидлар йортына мәктәп бакчасында җитештерелгән яшелчәләрдән өлеш чыгарылып илтелде.

6. 10. 09.

1. Мөслим үзәк больницасы врачлары  укучыларга чираттагы тикшерү үткәрде.

2. Инглиз телендә башкарыла торган җырлар фестиваленә ныклы әзерлек алып барылды.

1. 10. 09.

Өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе оештырылды. Бәйрәмгә ветеран укытучылар да чакырылды. Укучылар тарафыннан концерт куелды.

23.09.2009

7 класс, 25 нче сентябрьдә 8 класс укучыларының  кулинария буенча күргәзмәләре оештырылды. Бу күргәзмәләрдә укучылар иптәшләрен үзләре пешергән ризыклар белән таныштырдылар. Тәмен татып карарга теләүчеләр өчен сәүдә дә оештырылды. Бу чараларны башлангыч класс укучылары бигрәк тә нык ошаттылар. Чөнки тәмле, татлы ризыкларда аларга иң беренче итеп өлеш чыгарылды.

22.09.2009

Бу көнне Балалар Думасына сайлаулар үтте. Сайлауларда өлкән класс укучылары һәм укытучылар коллективы катнашты. 41 сайлаучының 21 е үз тавышларын 10 класс укучысы Зиннурова Алиягә бирделәр. Алияне җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз.

16.09.2009

16 сентябрь көнне 10 класс укучылары авыл мәчетенә шефлык белән бардылар. Дини бәйрәмнәр алдыннан укучыларның изге йортыбызны җыештырып, юып-чистартып куюлары инде традициягә әйләнеп бара. Бу эшләрне алар бик теләп һәм намус белән башкаралар. Аларның хезмәтләреннән авыл картлары да бик канәгать калалар.

15.09.2009

Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршы алу буенча агымдагы уку елында үткәреләсе чаралар планлаштырылды. Шул план нигезендә  “Җәлилчеләр-татар уллары” дип аталган чара үткәрелде. Авыл китапханәсе мөдире Бахтагараева Нурия башлангыч класс укучыларын  кәһарман язучы Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты һәм дошманда тоткынлыкта вакытта күргәннәре турында сөйләде. Җәлилчеләрнең батырлыгын тирән яктыртып язылган китаплар белән таныштырды.

12.09.2009

Бу көнне мәктәп яны бакчасында җитештерелгән яшелчәләрне җыеп алу өмәсе булды. 5 класслар яшелчә орлыкларын, 6 класслар помидор, 7 класслар суган, 8 класслар аш чөгендере, 9 класслар бәрәңге, 10 класслар кабак, 11 класслар кишер уңышын җыеп саклауга куйдылар. Быелгы җәй яшелчәләр үстерү өчен бик уңайсыз килсә дә, җыелган уңыш укучыларны мәктәп ашханәсендә тукландыру өчен җитәрлек булды.

10.09.2009 

 Варислар оешманың барлыкка килү көне уңаеннан дружина җыены булды. Җыен барышында варислар узган елда башкарылган эшләргә анализ ясадылар, дружина советының яңа составын сайладылар. Үткәрелү вакыты “Балалар сәламәтлеген саклау” айлыгына туры килү сәбәпле   җыенның төп өлеше шушы тема буенча оештырылды. Отрядлар арасында күп төрле файдалы да, мавыктыргыч та конкурслар үткәрелде. Әйтик, тиешле сигнал булганда тиз һәм оешкан рәвештә мәктәп бинасыннан чыгып, куркынычсыз урынга тезелү, бәлагә юлыкканда иптәшеңә беренче медицина ярдәме күрсәтү, экология һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә туры китереп учак ягу, туклыклы һәм файдалы ризык пешерү кебек бәйгеләрдә укучылар бик теләп катнаштылар.

 

25.08.2009

  Безнең мәктәптә татар теле, рус теле, тарих, физика, география, инглиз теле, химия, биология һәм информатика фәннәреннән район методик оешмаларының секция утырышлары булды.

 

1.

Файдалы сылтамалар:

 

 Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Эш тәҗрибәсе

Тәрбия эше

Туган як музее

Безнекеләр

Әти-әниләргә

Спорт

Кунакханә

Фотоальбом

2

 

Безнең адрес:

423974, Татарстан Республикасы, Мөслим    районы  Тойгелде авылы  

Үзәк урам    9 йорт

E-mail: sstoy.mus@edu.tatar.ru

Тел: 8 (85556) 3-46-15

 

 

счетчик бесплатно

 

статистика посещений

 

 

 

Яңалыклар  Мәктәп тарихы  Авыл тарихы  Укытучылар Эш тәҗрибәсе  Тәрбия эше  

            Туган як музее   Безнекеләр Әти-әниләргә   Спорт Кунакханә Фотоальбом   Классташ             

Hosted by uCoz