Т О Й Г Е Л Д Е

               урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

Вәлиев Булат Зиннур улы

Вәлиев Булат Зиннур улы 1981 нче елда Мөслим районы Карамалы авылында туа. 1989 нчы елда Тойгелде урта мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә  яхшы билгеләренә генә укый. Иң яраткан дәресләре: физкультура һәм география. Буш вакытында Булат техника янында була.

Кечкенә вакыттан ук абыйсы Зөлфәт белән көрәш белән шөгыльләнәләр һәм төрле ярышларда катнашып  призлы урыннар яулыйлар. Иң беренче ирешкән уңышлары “Яшь ленинчы” газетасы  призына булган ярышта катнашулары. Бу сәләт аларга әтиләреннән күчә. Әтиләре аларны кече яшьтән үк көрәш серләренә өйрәтә.

Булат мәктәпне тәмамлагач Әлмәт шәһәрендәге физкультура һәм спорт техникумына укырга керә. Аннан соң егет Әлмәт муниципаль институтын тәмамлый, экономист һөнәре ала.

Булатның ирешкән уңышлары:

2002 нче елда Татарстан чемпионатында катнашып, 3 нче урынны яулый. 2002 нче елда Мөслим Сабантуй батыры. Мастерлыкка кандидат (75 кг авырлыкта), Әлмәт шәһәре Сабантуй батыры, Әлмәт шәһәре чемпионы. Татарстан командасы составында   2002 – 2003 нче елларда һәм зур тизлек белән беренчелеккә атлый. 2004 нче елда ул Татарстан чемпионы була, ә Россия беренчелегендә икенче урынга чыга, спорт мастеры исемен ала

Булат Вәлиевка иң зур уңыш 2005 нче елда килә. Ул кабат Татарстан чемпионы исемен яулый, Россия чемпионы да була. Шушы ук елда Казанның меңеллык юбилее белән бәйләп, башкалабызда бил көрәше буенча дөнья чемпионаты уздырылды.    Бу ярышларда 42 илнең иң көчле көрәшчеләре чыгыш ясадылар. Келәмдә үз үлчәвендә Булат Вәлиев дөнья чемпионы исемен яулады.

/ Кызганычка каршы Вәлиев Булат 2006 нчы елның салкын декабрендә юл- транспорт һәлакәтендә вафат була./

 

 

Файдалы сылтамалар:

 

 Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Эш тәҗрибәсе

Тәрбия эше

Туган як музее

Безнекеләр

Әти-әниләргә

Спорт

Кунакханә

Фотоальбом

2

 

 

Безнең адрес:

423974, Татарстан Республикасы, Мөслим    районы  Тойгелде авылы  

Үзәк урам    9 йорт

E-mail: sstoy.mus@edu.tatar.ru

Тел: 8 (85556) 3-46-15

 

 

счетчик бесплатно

 

статистика посещений

 

 

 
               Яңалыклар               Мәктәп тарихы               Авыл тарихы               Укытучылар               Эш тәҗрибәсе               Тәрбия эше

               Туган як музее          Безнекеләр                      Кунакханә                    Спорт                          Әти-әниләргә              

Hosted by uCoz