Т О Й Г Е Л Д Е

               урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 Мәктәптән соңгы хәбәрләр

29.04.2010

Район буенча 4 класс укучылары арасында үткән рус теленнән  олимпиадада безнең мәктәп укучысы Халимова Гөльяз 3 урын алды.

26.04.2010

Габделхакова Язилә Укытучы елына багышланган сочинениеләр конкурсында катнашып, җиңүче булды һәм мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

22.04.2010

Район буенча 4 класс укучылары арасында үткән математикадан олимпиадада безнең мәктәп укучысы Халимова Гөльяз 3 урын алды.

21.04.2010

Авылыбызның тыл ветераны бүгенге көндә Мөслим картлар йортында гомер итүче Мәрьям әби Зарипованың хәлен белергә бардык. Укучылар Мәрьям әбигә күчтәнәчләр һәм концерт номерлары әзерләп алып бардылар. 88 яшьлек әбинең балаларга сөйләрдәй истәлекләре дә күп иде. Ул сөйләгәннәрне укучылар игътибар белән тыңлап, язып алдылар. Мәктәпкә кайткач, бу язмалар белән иптәшләрен дә таныштырдылар.

16.04.2010

Башлангыч класс укучылары милли бәйрәм “Карга боткасы” уздырдылар. Бәйрәм барышында алар сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә кереп яз бәйрәме белән котладылар, такмаклар әйтелләр, матур теләкләр теләделәр. Өлкәннәр һәр елдагыча, бу бәйрәмне көтеп алдылар, балаларга милли бәйрәмнәрне саклап килгәннәре өчен рәхмәт әйтеп калдылар. Укучылар җыелган ярма һәм йомыркаларның бер өлешен үзләре шефлык иткән ялгыз гомер итүче Рәис бабайга да тапшырдылар.

12.04.2010

 4 класс укучылары үзләре шефлык иткән Салих бабай Ягъфаровның өенә аеруча зур әзерлек һәм дулкынлану белән бардылар. Чөнки аларга хөрмәтле сугыш ветеранын мәктәпкә кунакка чакыру бурычы йөкләнгән иде. Мондый җаваплы эшкә укучыларның лаеклыларын гына тартырга булдылар. Класс озак фикерләшкәннән соң Салих бабай янына Халимова Гөльяз, Шайхаттаров Ильмир, Галиев Нәргиз, Давлетова Эльвина, Каюмов Алмазны үз эченә алган группаны җибәрергә дигән уртак фикергә килде.

Бабайга бүләккә концерт номерлары һәм күчтәнәчләр әзерләп, дәресләрдән соң укучылар Игенче авылына юл тоттылар. Салих бабай гадәттәгечә балаларны сөенеп каршы алды. Яшьлек еллары, сугышта күргәннәре, сугыштан соң авылда үткәргән тормышы турындагы истәлекләрен кабат яңартып сөйләп алды. Давлетова Эльвинаның сугышта хәбәрсез югалганнар турындагы җыры аны моңсулаткан булса, Галиев Нәргиз башкаруындагы татар егетләренең дәртле биюе еракта калган яшьлеген исенә төшереп, күңелен күтәрде.  Салих бабай балаларга рәхмәт әйтеп, көннәр җылыта төшкәч, мәктәпкә балалар белән очрашуга килергә сүз бирде

27.03.2010

Казан шәһәрендә Укытучы елына багышланган «Минем гаиләм тарихы - Ватаныбызның күп гасырлы тарихы битләрендә” исемле V Бөтенроссия гуманитар-агарту конференциясе үтте. Анда безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Габделхаков Ленар катнашты. 48 фәнни-эзләнү эше арасыннан Ленарның эше призлы урын яулаган. Ленар һәм аның укытучысы Илгизә Фоатовна ТР Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау кәгазе, Мәгарифне үстерү федераль институтының дипломнарына лаек булдылар.

19.03.2010

Яз башланыр алдыннан гына ишле итеп яуган кар һәркемгә зур проблемалар тудырды. Аеруча ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен бу зур борчуга әйләнде. Кисәк җылытып, кар суы басып китүдән куркып калган әби бабайларга мәктәп укучылары ярдәмгә килде. Мәктәпкүләм линейка үткәреп укучылар алдына һәрбер өлкән кешенең ихатасына су басу куркынычы янамыймы икәнлеген ачыклау бурычы куелды. Укучылар үзләре шефлык иткән өлкәннәргә барып кар сулары өчен канаулар казыдылар.

9 класс укучылары кыш айларын балаларында үткәргән тыл ветераны Гыйльменур әби Хаҗиахмәтованың бөтен ихатасын кардан чистарттылар, өй эчен җыештырышып, тәртипкә китерделәр.

05.04.2010

   5 март көнне безнең мәктәп базасында район күләм Габдулхакова Фәнисә истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары узды. Аны оештыруда Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, балалар һәм яшусмерләр мәктәбендә эшләүче, авылдашыбыз Хамидуллин Рафаэль зур әзерлек белән кайтты. Физкультура укытучысы Ильясов Наил, авылдашыбыз Габдуллин Дамир башлап йөрүчеләр булды. Спонсорлыкта авыл халкы һәм Габдулхакова Фәнисәнең туганнары һәм якыннары ярдәм итте. Ярышта барлыгы 12 команда катнашты. Ярышлар 1-4, 5-6,    7-9, 10-11 класслар арасында егетләр һәм кызлар аерым, соңыннан эстафета ярышлары үткәрелде.

    Гомуми нәтиҗәләр буенча Әмәкәй урта мәктәбе командасы 1 урын яулап, күчмә кубок белән бүләкләнде. Безнен Тойгелде урта мәктәбе 2 урын яулады.

    1-3 урын яулаучылар медаль, мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

4.04.2010

4 март көнне Бөек Ватан сугышы вакытында Германиядә әсирлектә булган авылдашыбыз 88 яшлек Гыйльменур әби Харисованы, тыл ветераны Нәзирә әби Хәлимованы, сыгыш чоры балалары Гөлүсә әби Хабибуллина белән Наилә әби Хисамиеваны кунакка чакырдык. Балалар әбиләрнең истәлекләрен зур кызыксыну белән тыңладылар, кунакларга концерт номерлары күрсәттеләр. Соңыннан әбиләрне чәй өстәле артында кунак иттек.

 1   3  4

Файдалы сылтамалар:

 

 Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Эш тәҗрибәсе

Тәрбия эше

Туган як музее

Безнекеләр

Әти-әниләргә

Спорт

Кунакханә

Фотоальбом

2

 

Безнең адрес:

423974, Татарстан Республикасы, Мөслим    районы  Тойгелде авылы  

Үзәк урам    9 йорт

E-mail: sstoy.mus@edu.tatar.ru

Тел: 8 (85556) 3-46-15

 

 

счетчик бесплатно

 

статистика посещений

 

 

 

Яңалыклар  Мәктәп тарихы  Авыл тарихы  Укытучылар Эш тәҗрибәсе  Тәрбия эше  

            Туган як музее   Безнекеләр Әти-әниләргә   Спорт Кунакханә Фотоальбом   Классташ             

Hosted by uCoz